ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерына «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәшүнең региональ проекты кысаларында эксперт класслы УЗИ - аппаратлары китерелде.
Октябрь башында «Самсунг Медисон» фирмасының эксперт класслы 3 УЗИ-аппараты һәм «Джи Ультрасаунд.» фирмасының эксперт класслы 3 УЗИ-аппараты ТР ССМ РКОДына файдалануга тапшырылды. 4 аппарат ТР ССМ РКОДның ике филиалында: Әлмәттә һәм Яр Чаллыда урнаштырылды, һәрберсендә икешәр УЗИ-аппараты. 2 УЗИ аппаратын Казанда онкодиспансерда урнаштырдылар.