Казанда фармациянең яңа горизонтлары турында фикер алыштылар

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

22-23 октябрьдә Казанда "Drug Research" фармациясендә Халыкара яшь галимнәр конгрессы узды. Конгресс AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә AMTEC FOUNDATION дигән Яшь галимнәргә ярдәм итү хәйрия фонды, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты булышлыгында узды. Төп тема – дару матдәләрен адреслар буенча китерү. Бу фармациянең иң перспектив юнәлешләреннән берсе, шул исәптән онкология авырулары белән көрәшү яктылыгында да көнүзәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International