25-26 октябрьдә Казанда эндокрин хирургия буенча «Калинин укулары» дигән эндокринологлар катнашында XXIX Россия симпозиумы узачак.
Бөтен дөньяда төрле эндокрин патологиясе булган авырулар санының тиз артуы билгеләнә, аның структурасында, шикәр диабеты белән бергә, калкансыман бизнең онкология авырулары да бар. Күп кенә эндокрин авырулары белән пациентлар хирургия юлы белән генә дәваланырга мөмкиннәр.
Калкансыман биздә оператив тыкшынулар санының артуы авырулар санының артуы һәм югары информатив диагностик технологияләрне киң кертүгә бәйле рәвештә, иртә диагностиканың яхшыруы белән бәйле.