«Аксакаллар шурасы» җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре күптән түгел Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә ачылган пешкән кешеләрне дәвалау блогын игътибар белән карадылар. Медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Марс Мостафин килүчеләр өчен үзенчәлекле экскурсия үткәрде. Очрашуда "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ җитәкчеләре катнаштылар.
Әлеге очрашуның инициаторлары – Аксакаллар шурасы вәкилләре, алар шәхсән үзләре Түбән Камада эре шәһәр төзүче предприятиеләрнең социаль проектлары тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылуына инануларын теләделәр. Кунаклар реанимацион палаталарда булдылар, хирургия бүлегенә күтәрелделәр. Алар яңа җиһазларны игътибар белән карадылар, ремонтны бәяләделәр.