Казанлыларга инсультка шик вакытында нишләргә икәнлеге турында сөйләячәкләр

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

27 октябрьдә Казанда Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә инсульт профилактикасы буенча мастер-класслар узачак. Волонтерлар-медиклар инсультка шик вакытында беренче эш итүләр һәм үз-үзеңә ярдәм күрсәтү күнегүләре турында сөйләячәкләр.

Мастер-класста катнашучылар артериаль кан басымы дәрәҗәсен, тән массасы индексын үлчи, кан глюкозасы дәрәҗәсен билгели, үз-үзеңне тикшерү өчен релаксацион техникаларның алымнары турында белә алачаклар.

Акция «Сезнең сәламәтлегез» Фәнни-тикшеренү медицина комплексы, КДМУның неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының инициативасы буенча, волонтер-медиклар Регионара клиник-диагностика үзәгенең (РКДҮ) табиблары һәм КДМА эндокринология кафедрасы белән бергә узачак.

Уздыру датасы: 2019 елның 27 октябре, 12.00–15.00

Үткәрү урыны: «Көньяк» сәүдә-күңел ачу үзәге, Җиңү проспекты, 91,

                         «Тандем» С-КАҮ, Ибраһимов проспекты,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International