Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгенә Владивосток шәһәренең ике балалар сырхауханәсеннән делегация килеп китте. Кунакларны клиниканың медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшереп торуны оештыру буенча тәкъдимнәрне кертүнең гамәли тәҗрибәсе кызыксындырды. Владивостоктан коллегалар КБМҮнең ике структур бүлекчәсендә: балалар сырхауханәсендә һәм хатын-кызлар консультациясендә булдылар. Визит барышында кунакларны сакчыл җитештерү технологияләре, ISO 9001:2015 стандартын кертү принциплары һәм Росздравнадзор тәкъдимнәре буенча медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшереп торуны оештыру буенча гамәли тәкъдимнәр белән таныштырдылар. Очрашу медицина оешмалары арасында үзара бәйләнештә булу һәм тәҗрибә алмашу кысаларында планлаштырылган иде.