31 октябрьдә Казанда «Инсультологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Халыкара катнашу белән Идел буе фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара Бөтендөнья инсульт белән көрәш көненә багышланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Баш кан тамырлары үзәге конференциянең оештыручылары булып торалар. Халыкара һәм Россиянең алдынгы белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
Конференциянең фәнни программасы неврологларга, терапевтларга, вертеброневрологларга, реабилитологларга, табиб мануаль терапевтларга, дәвалау физкультурасы табибларына һәм медик-социаль экспертиза белгечләренә юнәлдерелгән, аларның эшчәнлеге булып үзәк һәм периферик нерв системасы зарарлану спектры белән неврологик профильле пациентларга квалификацияле ярдәм күрсәтү тора.