ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасына Владимир Владимирович Жаворонков билгеләнде.
1985 елның 9 маенда Казанда туды.
2008 елда «Педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады.
2011–2015 елларда – «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССУнең эндоскопия бүлегенең табибы-эндоскописты, яман шеш вакытында диагностиканың, дәвалауның һәм реабилитацион чараларның яңа алымнарын эшләп чыгару һәм кертү бүлегенең мөдире (ике урында эшләү).
2015–2016 елларда – «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры»ДАССУнең рентгенхирургия алымнары бүлеге мөдире, табибы-рентгенологы.
2016–2019 елларда – «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры " ДАССУнең оештыру-методик эше буенча баш табиб урынбасары».
«Коткару хакына бердәмлек өчен» медале, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. «Россия лидерлары-2019» федераль конкурсы җиңүчесе. Татарстан Республикасының кадрлар резервына 2019 елдан бирле керә.