27 октябрьдә «Бергә инсультка каршы» мини-футбол турниры узачак

2019 елның 25 октябре, җомга

27 октябрьдә Казанның «Мирас» спорт комплексында «Бергә инсультка каршы» мини-футбол турниры узачак. Чара ел саен 29 июльдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья Инсульт белән көрәш көненә туры китерелгән.

Турнирның максаты – яшь татарстанлыларның игътибарын инсультны профилактикалау мәсьәләләренә җәлеп итү, инсультны кисәтү чараларына һәм авыруны үз вакытында танып белергә өйрәтү.

Турнирда РКДҮ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ», Казан Федераль Университеты (КФУ), Казан Дәүләт Медицина Университеты (КДМУ), Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КИТТУ), «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» һәм «Зэнгэр Тасма» фонды командалары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International