ТР Дәүләт Советында сирәк очрый торган авырулар буенча эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды

2019 елның 25 октябре, җомга

Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты ТР Дәүләт Советында сирәк авырулар буенча эксперт советының киңәйтелгән утырышын үткәрде.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты Рәисе Дмитрий Морозов, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты Әгъзасы Борис Менделевич һәм Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты Рәисенең беренче урынбасары Наталья Санина катнаштылар.

Көн тәртибендә сирәк (орфан) авырулардан интегүче гражданнарга Идел буе федераль округы территориясендә медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында фикер алышынды. Киңәшмәдә катнашучылар фенилкетонуриядән интегүче балаларны социаль яклау, сирәк (орфан) авырулардан интегүче пациентларны дару белән тәэмин итү, Россия Федерациясе субъектларында сирәк авырулар төркемнәре буенча референс үзәкләре мәсьәләләрен, Эксперт советы тикшеренүләре нәтиҗәләрен җентекләп карадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International