Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7797 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7797 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1418 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 944 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 65 тапкыр. Бу ЮТҺдә 61 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 32 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 15 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 60 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6093 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 59, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 164.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 170кә артты (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 20гә, янгыннар буенча – 3кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 9га артты. Инсультлар буенча мөрәҗәгатьләр саны – 11гә, бала табулар буенча – 15кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 215кә артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International