Республика медицина профилактикасы үзәгендә медицина хезмәткәрләре өчен семинар узды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Республика медицина профилактикасы үзәгендә Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә профилактика эшен оештыру өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен белем бирү-методик семинар һәм лекторий узды.

Семинар программасында 29 октябрьгә – Бөтендөнья инсульт белән көрәш көненә туры китерелгән инсульт профилактикасы буенча уза торган тематик ункөнлек, шулай ук гриппка каршы вакцинопрофилактика, шул исәптән йөкле хатыннарны вакцинопрофилактикалау турында фикер алыштылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш инфекционисты Халит Хәертынов: үз вакытында вакцинация сәламәт кешеләр арасында грипп белән авыручылар санын 90%ка кадәр киметә, пневмония үсеше һәм грипптан соң башка өзлегүләр аркасында госпитализацияләү ихтималын 70%ка кадәр киметә, дип сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International