Түбән Кама ҮРКПХдә Өченче буын университетының чираттагы дәресләре узды. Көмеш яшьтәге студентлар өчен лекцияне Түбән Каманың баш кардиологы, ТКҮРКПХнең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Йөзем Хәмидуллина укыды.
Үз чыгышының башында ук, Йөзем Бари кызы быел лекцияләр тыңларга теләүчеләрнең саны артуын билгеләп үтте. Актлар залында буш урыннар шактый азайды һәм бу бик яхшы, чөнки табиблар белән мондый очрашулар ул – профилактикага һәм үз сәламәтлегеңне кайгыртуга зур адым. Өлкән кешеләр йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, атеросклероз, йөрәк ритмы бозылу, йөрәкнең ишемик авыруы, стенокардия турында бик күп мөһим һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Шулай ук Йөзем Хәмидуллина гипертония авыруы, инфарктлар һәм, әлбәттә, барлык бу авыруларны профилактикалау турында җентекләп сөйләде.
Лекция файдалы мәгълүмат белән баетылган иде, өлкәннәр барлык ишеткәннәрне дәфтәрләргә яздылар, үзләрен борчыган сорауларны бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.