В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсендә сәламәтлек саклау белгечләренең квалификациясен күтәрү курсы узды. Игътибар үзәгендә – өйрәнү программаларын һәм тикшерү алымнарын эшләп чыгару.
Әлмәт медицина оешмаларыннан: ҮРХнән, 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсеннән, стоматология сырхауханәсеннән, Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсеннән төрле белгечлекләрдәге биш табиб көндезге уку буенча 20 сәгатьлек программаның һәм 8 сәгатьлек мөстәкыйль эшнең тыңлаучылары булдылар.