«Чистай ҮРХ» ДАССУнең 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә Пациентлар комитетының чираттагы утырышы булды. Исегезгә төшерәбез, Чистай район хастаханәсендә Пациентлар комитеты узган елның ноябрендә балалар сырхауханәсе җирлегендә оештырылды.
Чарада 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы Светлана Малагина, «Чистай ҮРХ» ДАССУнең түләүле хезмәтләр буенча белгече Татьяна Градусова, табиб-терапевт Гөлназ Хөснетдинова, шулай ук пациентлар арасында активистлар һәм ҮРХнең медицина хезмәте ветераннары катнаштылар.
Көн тәртибендә күренә торган локальләшү яман шешләрен иртә ачыклау, диагностикалау өчен медицина җиһазларын сатып алу, шулай ук район халкы арасында гриппка каршы вакцинация үткәрү кирәклеге мәсьәләләре каралды.