Түбән Кама укучыларына иснәүле тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе психологы Вероника Филиппова 15нче номерлы мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары белән иснәүле тәмәкенең зыяны турында әңгәмә үткәрде.

Организмга иснәүле тәмәке ничек тәэсир итә? Куллану тәмәке тузаны еш эләгү аркасында борын куышлыгы юлларының җитди авыруларын китереп чыгара. Тәмәкене иснәгән кешеләрнең авыз куышлыгы һәм йоткылык яман шеше белән авырып китү куркынычы аны кулланмаучыларга караганда 4-6 тапкырга артыграк. Снафф инсульт, йөрәк өянәге, артериаль кан басымы арту, хроник формаларга күчүче борын эче кызару һәм шешү, күзләрнең яшьләнүе кебек авырулар үсешенә йогынты ясый.          Тәмәкедәге хуш исле кушылмалар аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International