Әлмәт Кан үзәгендә «Донорлы балигъ булу көне» традицион хәйрия акциясе узды. Әле донор булмаган Әлмәт халкын кан донорлары хәрәкәте рәтләрен тулыландырырга чакырдылар. DonorSearch.org, «Татнефть» ГАҖ, «Татнефть» яшьләр оешмасы, Әлмәт шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре булышлыгында «Игелекле Әлмәт» проекты белән берлектә ТР ССМ Республика кан үзәге оештыручылар булдылар.