ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Апас ҮРХнә килеп китте

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

2019 елның 28 октябрендә ТР сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыков эш визиты белән Апас үзәк район хастаханәсенә килеп китте. Аны район башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов һәм ҮРХ баш табибы А.А. Алиуллин озатып йөрделәр.

Министр бүлекләрне йөреп чыкты, пациентлар белән сөйләште. Визит барышында ул хастаханә җитәкчелегенең игътибарын пациентларны медикаментлар белән тулысынча тәэмин итүне даими тикшереп тору зарурлыгына юнәлтте, шулай ук медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме белән кызыксынды, ул ил Президентының май указларында билгеләнгән дәрәҗәгә туры килергә тиеш.

Эш сәфәре кысаларында ТР сәламәтлек саклау министры Шәмәк авылының 2019 елда модульле технология буенча төзелгән фельдшер пунктында да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International