Түбән Кама шәһ. Балалар хастаханәсенең табиблары беренче Россия балалар анестезиолог-реаниматологлар съездында катнашалар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

28 октябрьдән башлап 30 октябрьгә кадәр ВДНХ ЭКСПОда Анестезиолог-реаниматологлар съезды уза. Аның эшендә бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән 1000нән артык белгеч: анестезиологлар-реаниматологлар, педиатрлар, хирурглар, неонатологлар, ашыгыч медицина ярдәме һәм гомуми практика табиблары катнаша.

Съезд Россиянең бөтен анестезиология бергәлеге тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора, ул ил медицинасын үстерүгә һәм халыкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Өч көнлек программа бу өлкәдә көнүзәк мәсьәләләргә багышланган 19 фәнни секцияне үз эченә ала. Съездда 120ләп спикер чыгыш ясаячак, алар арасында Европа балалар анестезиологиясе җәмгыяте (ESPA) вәкилләре дә бар. Моннан тыш, белгечләр ультратавыш сканерлау, эхокардиография, торакаль анестезиология, яңа туган балалар өчен протектив вентиляция буенча мастер-классларда һәм симпозиумнарда катнаша, шулай ук тармакның алдынгы технологияләре экспозициясе белән таныша алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International