Профессор Бурмистров М.В. Минскида Халыкара торакаль онкопатология буенча конференциядә чыгыш ясады

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары, профессор Бурмистров Михаил Владимирович Беларусь Республикасында Минскида Халыкара торакаль онкопатология буенча конференциядә доклад белән чыгыш ясады.

Конференция күренекле хирург һәм галим, Белоруссиянең торакаль онкохирургия мәктәбенә нигез салучы профессор Владимир Васильевич Жарков истәлегенә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International