2019 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр хөкүмәте һәм Казан дәүләт медицина университеты ярдәмендә «Эшлекле пациент» проекты эшли башлады. Аның максаты – халыкта медицина оешмалары эшчәнлеге турында тулы күзаллау формалаштыру.
«Эшлекле пациент» аудиториясе – мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче урта яшьтәге халык һәм пенсионерлар. Проект социаль роликлар, белем бирү мастер-класслары, викториналар һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүмат блоклары аша сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне яктырта. Темаларны тыңлаучылар үзләре сайлый.