БРКХнең һәм амбулатор филиалларның хезмәткәрләре шимбә өмәсенә чыктылар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Шимбә өмәсе – матур дөньяда яшәргә, көзге көндә ачык һавада рәсми булмаган шартларда бергәләп аралашырга теләвебезне күрсәтү өчен бик яхшы ысул, чөнки тәртип, кешенең үзендә кебек, аның әйләнә-тирәсендә дә булырга тиеш, шуңа күрә өмәләр бик кирәк.

БРКХ һәм амбулатор филиалларның хезмәткәрләре җыештыруга чыктылар. Кирәкле инвентарь белән коралланып, табиблар җәяүлеләр тротуарларын җыештырдылар, яшел массивны төзекләндерделәр, чүп-чарны җыйдылар. Биналарның кабинетларында һәм коридорларында да җыештырдылар. Сафиуллин урамындагы 3нче дәвалау корпусы территориясендә үсентеләр утыртылды.

Традиция буенча җыештыру эшләре тәмамланганнан соң шимбә өмәсе катнашучыларының барысын да кайнар һәм тәмле ботка көтә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International