29 октябрьдә Республика кан үзәгендә «Like a Donor» проектын гамәлгә ашыру чикләрендә КФУ студентлары белән донор акциясе узды. Акция вакытында донорлар кан биреп кенә калмыйча, донорлар хәрәкәте тарихы буенча викториналарда катнаша һәм проект символикасы төшерелгән сувенирлар ота алдылар.
«Like a Donor» проекты студентлар даирәсендә ирекле кан донорлыгын һәм иреклелек донорлыгын популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар циклыннан гыйбарәт. Проект чикләрендә потенциаль донорлар арасында мәгълүмати-мәгүрифәтчелек эшен уздыруга, шулай ук донор образының аерылгысыз өлеше буларак сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур игътибар бирелә.