Әлмәтлеләргә инсульт профилактикасы турында сөйләделәр

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне чикләрендә 29 октябрьдә «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен «Инсульт турында нәрсә белергә кирәк» темасына «Сәламәтлек десанты» узды. Оештыручылар: ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Медицина профилактикасы үзәге, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчасте, Халыкны гигиеник укыту үзәге, медицина көллияте, СПИД-үзәге.

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенең беренчел-кан тамырлары үзәге (инсультлы авырулар өчен неврология бүлеге) мөдире Гөлфия Афзалова бөтен кеше организмы өчен йөрәк-кан тамырларының авырулары нинди куркыныч тудыруын, «инсульт» исеме астында һәлакәтне ничек булдырмаска, артериаль гипертония белән көрәшү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International