Татарстан Республикасының «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Ивановода Халыкара волонтер-табиблар форумында чыгыш ясады. Анда 45 илдән 450 волонтер катнашты.
Форумда сәламәтлек саклау өлкәсендә волонтерлыкның иң яхшы халыкара практикаларын тәкъдир итү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыру, медицинада волонтерлыкның халыкара үсеше стратегиясен эшләп чыгару һәм сәламәтлек саклауның реаль ихтыяҗлары белән медицина иреклелеге мөмкинлекләрен синхронизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.