Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшереп тору проектында катнаша.
Беренче этапта экспертлар тарафыннан 2020 елга министрлык өчен өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырылды.
Хәзер тавыш бирү бара һәм республика халкы үз карашларына иң мөһим булган максатларны һәм бурычларны сайлый, шулай ук үз вариантын тәкъдим итә ала.
Күпчелек тавыш җыйган максатлар министрлык каршындагы Иҗтимагый совет каравына чыгарылачак, ул 2020 елга эшнең 5 – 7 өстенлеген раслаячак.
Сораштыру 2019 елның 31 октябреннән башлап 2019 елның 29 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.