Казанда наркотикларга бәйле кешеләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәгенең иң яхшы консультантын сайладылар

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Республика наркология диспансеры җирлегендә наркотикларга бәйле кешеләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәкләренең консультантлары арасында һөнәри осталык конкурсы узды. Ярыш консультант эшендә профессионализмны камилләштерүгә стимуллар булдыруга, әзерлек дәрәҗәсен бәяләүгә, тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән. Конкурста республиканың 11 профильле оешмасы вәкилләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International