Яшел Үзәндә яшәүче 61 яшьлек Илшат Шиһабетдиновның икенче тормышы башланды. Ул РКДҮдә һәм Татарстанда трансплантацияләү тарихында сигезенче һәм 2019 елда өченче донор йөрәгенә ия булды.
Ир кеше һәрчак күтәренке кәефле, сәламәт булуын һәм аны элек берни дә борчымавын сөйләде. Бары тик 2,5 ел элек кенә ул сәламәтлеге белән проблемалар кичерә башлаган. Авыртулар, тын кысылу һәм көчле шешенү барлыкка килде, бөерләр һәм бавыр начар эшли башлады. Ул вакытта Илшат Мәсгут улы өчен 20 метр җәяү йөрү бик авыр булган. Алга таба бару өчен ял итәргә кирәк булган.
Дилатацион кардиомиопатия диагнозы вакытында тулы кыйммәтле, сыйфатлы тормыш өчен бердәнбер ысул булып йөрәкне күчереп утырту тора. Йөрәк бик әкрен эшләгән. Сигезенче трансплантацияне РКДҮнең «Кардиохирургия» юнәлеше җитәкчесе, РФ һәм ТР Атказанган табибы Роин Джорджикия уздырды. Ул билгеләп үткәнчә, донор органын күчереп утырту операцияләре үзәктә яхшы эшләп чыгарылган һәм Яшел Үзәннән пациентка оператив тыкшыну барлык этапларда һәм билгеләнгән срокларда узды.