Югары үлемнәр санының сәбәпләре арасында өченче – үпкәләрнең хроник обструктив авыруы (ҮХОБА)! Инде хәзер үк бу диагноз дөньяда 210 миллионнан артык кешегә куелган.
Пульмонологлар кисәтә: авырулар саны артып гына бара. Шуңа күрә пациентларның шушы диагноз белән үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән нәтиҗәле булышучы дәвалау кирәк. Тормыш үзе табибларны терапиянең хаман да яңа алымнарын даими эзләү шартларына куя. Яңа алымнар үпкә авыруларының симптомнары белән көрәшергә генә түгел, ә кешеләргә эшкә сәләтлелекне һәм тулы кыйммәтле тормышны саклап калырга да тиеш.
Бу атнада Мәскәүдә уза торган сулыш органнары авырулары буенча XXIX Милли конгресста бөтен Россиядән пульмонологлар шул һәм башка нәрсәләр турында сөйлиләр. 16нчы номерлы ШКХнең әйдәүче пульмонологлары Э. З. Кудрявцева һәм А. С. Бурчагина да анда катнашалар.