ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Комиссиясе Азнакай ҮРХнең остазлыкны үстерүдә тәҗрибәсен өйрәнде

2019 елның 1 ноябре, җомга

Азнакай шәһәрендә Азнакай ҮРХнең остазлыкны үстерүдә эш тәҗрибәсен өйрәнү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының күчмә республика конференциясе узды.

Конференциядә Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, республика сәламәтлек саклау ветераннары советы секретаре, министрлыкның медицина белеме бирү һәм аттестацияләү бүлегенең әйдәүче консультанты Наҗия Алимова, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Аберхаева, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры, остазлык буенча эшче төркем әгъзасы Диләрә Швецова, Казан шәһәренең 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең баш табибы урынбасары, ТР сәламәтлек саклау өлкәсендә остазлык хәрәкәте координаторы Марс Шәрәфетдинов, шулай ук республика районнары вәкилләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International