2019 елның 1 ноябренә балаларның авыруы очраклары турында мәгълүмат

2019 елның 2 ноябре, шимбә

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 ноябрендә «Кристалл» кунакханәсендә балаларның хәле начар булуы турында мәгълүмат килгән. Урынга Казан шәһәренең ике АМЯС бригадасы чыкты. Нәтиҗәдә 16 бала (7-10 яшьлек) косуга һәм эч авыртуларга зарланып мөрәҗәгать итте. Барлык балалар да каралды. ТР ССМ Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә 6 бала китерелде, шулардан 3 бала уртача авыр хәлдә хастаханәгә салынды.

2019 елның 2 ноябре иртәсенә балаларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Ситуация ТР сәламәтлек саклау министрының шәхси контроле астында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International