КДЭУ хезмәткәрләре РМПҮнең «Сәламәтлек үзәгендә» комплекслы медицина тикшерүен узалар

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

«Республика медицина профилактикасы үзәге»  ДАССУнең Сәламәтлек үзәге КДЭУ хезмәткәрләрен комплекслы медицина тикшерүен уздыра.

Комплекслы тикшерү түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- кан тамырларының биологик яшен билгеләү;

- кандагы гомуми холестерин һәм глюкоза билгеләү өчен экспресс-анализ;

- буйны һәм авырлыкны үлчәү;

- компьютерлаштырылган йөрәк скринингы;

- систолик артериаль кан басымын автоматик үлчәү белән ангиологик скрининг һәм иңбаш-тубык сөяге индексын исәпләү;

- сулыш системасы функцияләрен комплекслы детальле бәяләү;

- организмда тән составын билгеләү: биоимпедансметрия ысулы белән организмда мускуллар, май, су составын билгеләү;

- офтальмолог карап тикшерүе;

- табиб-терапевт консультациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International