Түбән Кама табиблары ни өчен йөкле хатын-кызларга гриппка каршы прививкалар ясау мөһим икәнлеген аңлаттылар

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама районында грипп белән авыручылар саны артуы декабрь аенда көтелә. Грипп үзе түгел, ә аның нәтиҗәләре – үпкәдәге ялкынлы пневмония һәм үлем – куркынычы астында булу зонасына 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, хроник авырулары булган кешеләр һәм йөкле хатын-кызлар керәләр. Булачак әниләргә вакцинаны бала өчен зыянсыз булган 2 һәм 3 триместрларда ясарга була. Бүген Сәламәтлек саклау идарәсендә пресс-конференциядә йөкле хатын-кызлар өчен гриппка каршы вакцинациянең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләделәр, Түбән Каманың баш эпидемиологы Елена Пискарева, баш терапевт Светлана Особливая һәм хатын-кызлар консультациясе мөдире Олег Шишонин журналистлар белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International