Дөньяның әйдәүче архитекторлары Казанда киләчәк клиникасы нинди булачак турында фикер алышачаклар

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

5 декабрьдә Казанда  «Хәзерге заман инженер системалары. Сәламәтлек архитектурасы (MES-2019)» дигән XIII Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Россиядә бердәнбер уникаль мәйданчык архитекторлар, инженерлар, дизайнерлар, IT-технологияләрдә һәм медицинада белгечләр, бөтен дөньядан материаллар һәм җиһазлар җитештерүчеләрне җыячак, алар «сәламәтлекне сакларга стеналар да ярдәм итә»  дип ышаналар.

Күпсанлы дисциплинарара команда хәзерге заман медицина учреждениеләрен проектлау һәм төзү буенча алдынгы тәҗрибәне өйрәнәчәк һәм клиникаларның һәм реабилитация үзәкләренең биналарын реконструкцияләү мөмкинлекләре турында фикер алышачак.

Катнашу шартлары турында мәгълүмат, шулай ук чараның программасы http://meskazan.ru/ сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International