Быел психолог һәм коуч-тренер Татьяна Владимировна Савельева үзе өчен мөһим булган түгәрәк датаны билгеләп үтә. Менә инде 10 ел ул республикабызның төрле хастаханәләренең медицина персоналы белән психологик тренинглар үткәрә. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең табиблары һәм психологлары белән ул инде икенче ел эшли. Бу вакыт эчендә Татьяна Владимировнага күнегеп, аны туганнары кебек кабул итәләр. Ай саен, 4 көн буена ул ТКҮРКПХнең табиблары һәм шәфкать туташлары белән уздыра. Төркемле дәресләрдән тыш, шәхси консультацияләр алып бара, ә күптән түгел коучингка да керешкән.