«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә Регионара клиник-диагностика үзәге белгечләре йогышлы эндокардитны һәм персистенцияләнүче фибрилляция белән хордалар аерылышын хирургик дәвалау буенча мастер-класс бирделәр. РКДҮнең 2нче номерлы кардиохирургия бүлеге мөдире Илдар Вагыйзов һәм кардиохирург, генераль директорның медицина өлеше буенча урынбасары Мурат Мөхәррәмов, җирле хирурглар күз алдында 55 яшьлек пациентка йогыш белән зарарланган митраль клапанны реконструкцияләү буенча операция уздырдылар.