Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең пульмонологлары пневмония үсеше буенча риск төркеме – кече яшьтәге балалар, пенсионерлар, түбән сулыш юлларының, йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган кешеләр, шикәр диабеты белән авыручылар һәм төрле иммунодефицитлы шәхесләр, дип кисәтә.
Медицина өлкәсендә күп кенә экспертлар 5 яшькә кадәрге балаларның пневмониясен «төп кеше үтерүче» дип атый. Ел саен дөньяда пневмониядән якынча 1,1 миллион бала үлә.
Бөтен дөнья буенча табиблар тарафыннан күрелгән барлык көчләргә карамастан, пневмония әлегә кадәр иң киң таралган авыруларның берсе булып кала бирә.
«Пневмония белән көрәшү көненең » бурычы – белгечләрнең, дәүләт эшлеклеләренең һәм донорларның игътибарын әлеге куркыныч авыруга җәлеп итү.