Казан шәһ. 7нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе 40 еллыгын билгеләп үтте

13 ноябрь 2019 ел., чәршәмбе

1979 елның ноябрендә Ямашев проспекты, 48 йорт адресы буенча Ленин районының 19 нчы номерлы яңа балалар сырхауханәсе ачылды. Ул чорда 39 кварталда интенсив төзелеш барды, шуңа бәйле рәвештә яңа балалар сырхауханәсен ачу кирәклеге туды.

Учреждениедә Татарстан Республикасының Атказанган табибы һәм сәламәтлек саклау отличнигы Лариса Григорьевна Пенова җитәкчелек итте. Ул 23 ел дәвамында сырхауханәнең җитәкчесе булды.

Бүген Казан шәһ. 7нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе 30 890 балага хезмәт күрсәтә. Соңгы 10 ел дәвамында учреждениене Таисә Мирзахан кызы Чернова җитәкли. Ачылуга 40 ел тулу хөрмәтенә сырхауханәдә бәйрәм концерты узды. Хезмәт коллективын ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Хуҗиева, сәламәтлек саклау ветераннары һәм хезмәттәшләре котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International