Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы ШХ мобиль комплексы Әгерҗе районында эшли

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең мобиль комплексы Әгерҗе районында эшли. Мобиль сырхауханә республиканың ерактагы торак пунктларында яшәүчеләрне комплекслы диспансерлаштыруны уздыру өчен чыга. Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан районнары буенча кардиолог, терапевт, эндокринолог, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог, онколог кабинетлары булган 4 мобиль комплекс эшли. КамАЗлар заманча күчмә диагностик һәм лаборатор җиһазлар белән җиһазландырылган.

Районга чыккан «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУ табиблары көн саен уртача 90 авыл кешесен карап тикшерәләр. Яр Чаллыдан килгән мобиль сырхауханә Әгерҗе районында 25 ноябрьгә кадәр булачак, график буенча эшләп, аннары Мөслим районына юл тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International