Профессор А.Агафонов ис. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе үзенең 120 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм хөрмәтенә 400дән артык республика белгече «Агафонов укулары – 2019: йогышлар һәм соматик патология» фәнни — гамәли конференциясенә җыелдылар.
«Хәзер сәламәтлек саклау проблемаларына зур игътибар бирелүе сер түгел һәм бүген без барыбыз да мөһим мәсьәләне хәл итү— йогышлы авырулар белән көрәшү өчен берләшәбез», — дип билгеләп үтте РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Елена Малинникова.