ТАССРның һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының 100-еллыгын бәйрәм итү алдыннан Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә «Татарстанның 100 табибы» дигән яңа проектын –интервьюлар сериясен башлап җибәрде. Проект кысаларында без регионның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткән 100 медицина хезмәткәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләячәкбез.
Күптән түгел без Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары, ТРның атказанган табибы Рәисә Петр кызы Гуслякова белән әңгәмә кордык.
Безнең киләсе героебыз – Дамира Садыйк кызы Галеева, хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы.
Дамира Садыйк кызы, участок табиб-педиатрыннан алып Балалар республика клиник хастаханәсенең (БРКХ) медицина өлеше буенча баш табиб урынбасарына һәм сәламәтлек саклау министры урынбасарына кадәр юлны узып, балаларны диагностикалауның, дәвалауның һәм реабилитацияләүнең инновацион технологияләрен кертүдә актив катнашты, Татарстан Республикасында балаларга медицина ярдәмен камилләштерүгә зур өлеш кертте. БРКХнең Россия Федерациясендә иң яхшы балалар клиникаларының берсе булып торуында Д.С. Галееваның шәхси казанышы бар. Дамира Садыйк кызы – яшь коллегаларының зирәк остазы, үз белемнәрен һәм бай практик тәҗрибәсен мулдан бирүче.