Республика клиника больницасында яңа җайланма

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген РКБ өчен гаять мөһим вакыйга булды: медицина продукцияләре белән тәэмин итүче әйдәүче халыкара оешмаларның берсе клиникага яңа җайланма - Force Triad энергетика платформасы бүләк  итте. Тантаналы церемониядә тәэмин итүче оешма вәкилләре, ТР сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары Адель Вафин, администрация һәм клиника табиблары катнаштылар.
Әсбапның кабатланмаслылыгы шуннан гыйбарәт: ул кан агуны туктату, тукымалар яралау һәм, шулай ук, төзәлү ягыннан куркынычсызрак һәм эффективрак.
Хәзерге вакытта  шушы платформа 90нан артык илнең дәвалау оешмаларында  эксплуатациягә кертелгән, һәм төрле хирургия кысылышлары вакытында файдаланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International