ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елга максатлар һәм бурычлар турында фикер алышачаклар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2019 елның 12 декабрендә 14:00 сәгатьтә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елга ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру буенча пилот проекты турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышы булачак. Киңәшмәдә ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Президенты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлар катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International