Яшь комачауламый: Республика онкодиспансерында 82 яшьлек пациенткага уникаль операция уздырдылар

2019 елның 6 декабре, җомга

Хәзер яшь, тән массасы индексы, шуңа бәйле патология һәм төп авыруның стадиясе оператив тыкшынуның әлеге төрен үтәүдән баш тарту өчен билгеләүче сәбәп булып тормый. Һәр очракта пациентны дәвалау планын бары тик операция бригадасы тәҗрибәсе, клиниканың җиһазлар һәм анестезиология әсбаплары белән җиһазландырылуы, табиблар консилиумы гына билгели.

Нинди дә булса дәвалауга катгый баш тарткан олы яшьтәге пациентканың туганнары, диспансерда хатын-кыз җенес өлкәсе органнары шешләрендә аз инвазив лапароскопик ысуллар белән операцияләр башкарылуын ачыклап, пациентны «кечкенә» операциягә һәм клиникада биш көннән дә артык булмауга күндерделәр. Өстәмә тикшерүдән соң аналыкта яман шеш диагнозы куелган иде, бу киңәйтелгән операция үткәрүне таләп итте. РКОД онкологлары Әмир Вәлиев һәм Айгөл Савинова пациентканың яшенә карап тормыйча лапароскопик операция үткәрергә карар кылдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International