Эпидемиологлар үз сәламәтлеген кайгыртмаган һәм вакцинация узмаган кешеләргә моны соң түгел дип искәртәләр. Шәһәргә Ультрикс Квадри дигән гриппның 4 штаммыннан саклый торган, гриппка каршы дүртвалентлы инактивацияләнгән вакцинасының яңа партиясе кайтты.
Шулай ук шәһәрдә табибларның күчмә мобиль бригадасы үз эшен дәвам итә. Бу атнада Милли мәдәният үзәгенә килүчеләр гриппка каршы прививка ясый алачак. 10 декабрьдән башлап 13 декабрьгә кадәр табиблар анда 9.00 башлап 13.00 кадәр кизү торачаклар.
Шулай ук прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәдә ясатырга мөмкин. Моның өчен алдан язылу таләп ителми.