ТАССРның һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасының 100-еллыгын бәйрәм итү алдыннан Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә яңа проектны – «Татарстанның 100 табибы» дигән интервьюлар сериясен башлап җибәрде. Проект чикләрендә без регионның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткән 100 медицина хезмәткәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләячәкбез.
22 декабрьдә легендар шәхес, Татарстан Республикасының атказанган табибы, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, «Почет Билгесе» ордены кавалеры Фиркат Гариф улы Галимовка 83 яшь тула.