«Татнефть» ГАҖ Иҗтимагый советының өч сәгатьлек утырышы Әлмәт һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышы сәламәтлек саклау үсеше мәсьәләләренә багышланды. Аның эшендә компаниянең генераль директоры Наил Маганов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләре һәм элемтәсе беренче урынбасары Булат Исмәгыйлев, Әлмәт медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һәм табиблары, журналистлар, блогерлар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаштылар.