Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
Медпрофилактика үзәге тәмәке тартуга каршы акция үткәрә
2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
«Республика медицина профилактика үзәге» ДАССО инициативасы буенча 15 ноябрьдә студент яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм тәмәке тартудан баш тартуны мотивацияләүгә юнәлтелгән Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган масштаблы акция үтәчәк.
Планетабызда һәр ун секунд саен бер һәвәс тәмәкече үлә. Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча дөньяда үпкә яман шешеннән үлүнең 90%ы, озакка сузылучан бронхиттан - 75%ы һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан - 25%ы тәмәке тарту белән бәйләнгән.
Россиядә 65% ир-ат һәм 30%тан артык хатын-кызлар тәмәке тарта; алардан 80% ир-ат һәм 50% хатын-кыз үсмер яшьтә тарта башлаганнар. Милли тикшеренү мәгълүматлары буенча, соңгы 20 ел эчендә тәмәкечеләр өлеше 440 мең кешегә артты, һәм бу беренче чиратта яшьләр һәм хатын-кызлар хисабына барлыкка килә. Шулай итеп, 15-19 яшьтә 40% егетләр һәм 7% кызлар тарта, шул ук вакытта алар көнгә уртача 12 һәм 7 тәмәке тарталар.
Бүген кулланучыларга агулаучан тәмәке төтене кеше үпкәләренә ничек йогынты ясавы һәм тәмәке тарту сәламәтлек өчен нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерүе турында дөрес мәгълүматны җиткерү мөһим.
Тәмәке тарту белән көрәшергә кирәклеге турында безнең планетада елга ике тапкыр искә төшерәләр: 31 майда һәм ноябрьнең һәр өченче пәнҗешәмбесендә (Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне).
Беренче «бәйрәм» Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда кабул ителгән, ә икенчесе америка онкологик җәмгыяте белән 1977 елда оештырылган. Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне максаты - тәмәке бәйлелеге таралуны киметүгә булышу, тәмәке тартуга каршы көрәшкә халыкның бөтен катламнарын җәлеп итү, тәмәке тарту профилактикасы һәм тәмәкенең сәламәтлеккә һәлакәтле йогынтысы турында җәмгыятькә җиткерү.
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган акция кысаларында Республика наркология диспансеры, Психотерапия үзәге, 4нче шәһәр «Студент» хастаханәсе, «Республика медицина профилактика үзәге» табиб-белгечләре тарафыннан тәмәке тартудан баш тарту буенча шәхси консультацияләр үткәреләчәк.
Республика медицина профилактика үзәге «Тәмәке тарту җавап кайтара», «Тәмәке колы булма», «Үпкәләр – организмның чистарткычлары» видеофильмнары демонстрациясен һәм шулай ук акциядә катнашучыларны смоколайзерда тикшерүне оештыра.
13.00да ЮУЙлар (ВУЗ) һәм УМУЙларның (ССУЗ) укыту-тәрбияләү бүлеге җитәкчеләре, КДМУ, КДМА укытучылары, акцияне оештыручылар катнашуы белән «Яшьләр арасында тәмәке тарту таралуны кисәтүдә ЮУЙлары һәм УМУЙларның (ССУЗ) роле» проблемасы буенча түгәрәк өстәл булачак.
Үткәрү вакыты:
2012 елның 15нче ноябре, 12.00-14.00.
Үткәрү урыны:
Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 95нче йорт адресы буенча 4нче шәһәр «Студент» хастаханәсе.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Май ял һәм бәйрәм көннәрендә Татарстан медицина учреждениеләренең эше турында
Поликлиникалар 8.00 дән 17.00 гә кадәр, бала тудыру йортлары – тәүлек буе эшли
Елан һәм талпан тешләүләре, Квинке шешүе – Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе табиблары пациентны ничек коткарган
Алда табигатькә чыгу белән май яллары, максималь сак булу яхшырак.
Республика тире-венерология диспансерында табиблар арасында һөнәри осталык конкурсы
Һөнәри осталык конкурсы катнашучыларның тирән белемнәрен, иҗади сәләтләрен һәм шәхси сыйфатларын күрсәтү өчен чын мәйданчык булды.
Түбән Камада балалар хастаханәсе ветераны Агрепина Петровна Норкинаны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
Түбән Кама Перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе баш табибы урынбасары Наил Фәйзрахманов һәм баш шәфкать туташы Илсөяр Мотыйгуллина Агрепина Петровнаны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз