Татарстан сәламәтлек саклау министрының Яңа ел белән котлавы

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

2019 ел безнең өчен үзгәрешләр вакыты булды. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты старт алды, ул безнең тармакны сыйфатлы үзгәртергә, медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын арттырырга тиеш. Финанслау белән бергә бу әле зур җаваплылык та — безнең алда халыкның йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан үлемен киметү, кадрлар кытлыгын хәл итү, беренчел звеноны модернизацияләү, профилактик юнәлешне үстерү буенча бурычлар куелды. Бу амбициоз планнарны тормышка ашыру, ахыр чиктә, һәр табибка, аның профессиональлегенә һәм камилләшүенә омтылуына, кешеләргә ярдәм итү теләгенә бәйле.

Бу сыйфатлар белән Татарстан һәм Россия медицина җәмәгатьчелеге вәкилләренең характерлануына тулысынча ышанам. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмаска, яңа үрләргә омтылырга һәм барлык эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын! Уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!

Татарстан Республикасы

сәламәтлек саклау министры

Марат Садыйков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International