Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8925 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 993 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 787 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 32 тапкыр. Бу ЮТҺдә 26 кеше зыян күрде, 15 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 11 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 68 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7497 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары –57, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 191.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 273кә кимеде (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ – 2гә, янгыннар – 9га, бала табу буенча 7гә кимеде. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча - 16га, инсультлар буенча - 11гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 195кә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.